Статьи
Әй, Сабантуй, Сабантуй!
Гасырлардан гасырларга күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җитсә дә, матурлыгын югалтмаган бәйрәм ул – Сабантуй. Туганнар, дуслар очраша торган мәйдан ул. Нәкъ менә Сабантуй барлык милли уеннарны, көрәш, ат чабышларын яратучыларны бер мәйданга туплый. Сабантуй мәйданы капкасы янында кунакларны гармунчылар каршы алды. Гармун көйләрен тыңлап кунаклар “Вакыт елгасы” күргәзмә мәйданына үтте. Быел “Сабантуй бизәкләре” дип аталган фотокүргәзмә дә эшләде. Анда 1970-2023 елларда узган Сабантуй күренешләре урын алган. Фотоларга карап күпләр истәлек-хатирәләрен барлады. Татар ихатасының капка төбендә татар, рус, керәшен һәм мари кызлары каршы алды...
1 прочтение · 7 дней назад
#дин_вә_вөҗдан 3 июнь көнне Мөслимнең "Нур" мәчетендә балалар өчен әхлак һәм сәләмәтлек яллары" башланып китте. 📸 Фото – Мөслим мөхтәсибәтеннән. Тулырак: hmuslumirc.ru/...tte
1 прочтение · 7 дней назад
9 июньдә Мөслим авылында Сабан туе узачак. Аның программасы белән таныштырабыз. 9.30-10.00 сәг. – Сабантуй паркының күргәзмә мәйданчыгында кунакларны каршы алу. 10.00-10.30 сәг. – күргәзмә зонасы, татар ихатасы белән танышу. 10.30-11.30 сәг. – үзәк мәйданда Сабан туйны ачу: театральләштерелгән күренеш, район башлыгы, ТР Рәисе вәкиленең котлаулары, дәүләт бүләкләрен тапшыру, кыр батырларын бүләкләү. 11.30-16.00 сәг. – үзәк мәйданда милли уеннар, спорт ярышлары, концерт программасы. Махсус кунаклар – “Болгар” радиосы алып баручылары, “Казан” бию ансамбле һәм Казан шәһәре филармониясе артистлары. 13.00-14.00 сәг. – ипподромда ат чабышлары. 15.00-15.30 сәг. – үзәк мәйданда милли көрәш буенча финал ярышлары. 15.30-16.00 сәг. – Сабантуйны йомгаклау.  Фото - Мөслим-информ архивыннан.
1 прочтение · 7 дней назад
"Аргамак" ат комплексында тәрбияләнүче атлар Сабан туена әзер. Алар да, атларның җайдаклары да түземсезләнеп милли бәйрәмебезне көтә. Ат чабышларын сез дә көтәсезме соң?  Фотолар - "Аргамак" ат спорты комплексыннан.
2 недели назад
Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары мәктәп яны лагерьларында профилактик визитлар үткәрде. “Мөслимнең өч мәктәбендәге, Михайловка, Түбән Табын интернат-мәктәбендәге мәктәп яны лагерьлары, Нарат Асты авылындагы “Урман иле” балалар лагеренда иминлек кагыйдәләре төгәл үтәлгән, балаларның ялын имин үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Янгын була калганда, персонал дөрес эш итү, инструктаж кагыйдәләре белән яхшы таныш. 5 июнь көнне Сабантуй үтәчәк мәйданда профилактик визит үткәрдек. Бәйрәмнәрдә ял урыннарында кешеләр ачык һавада, ачык утта ит кыздырудан тыелып торсыннар иде. Көн кызу булу сәбәпле, янгын куркынычы кагыйдәләрен төгәл үтик!” – ди бүлекнең җитәкче урынбасары Илнар Идиятов.  Вильям Тайбактин фотолары.
2 недели назад
“23 майдан республикада “Каршы як полоса” операциясе старт алган иде. Профилактик чара 1 июньдә төгәлләнде. Операция барышында биш райондашыбызга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыкканнары өчен административ беркетмәләр төзелеп, һәркайсына бишәр мең сум күләмендә штраф салынды”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. Республикада теркәлгән юл фаҗигаләренең 70 проценты каршы як полосага чыгу аркасында булган. Җирлегебездә юл-транспорт фаҗигаләрендә 2 кеше һәлак булды, 4 кеше җәрәхәтләнде. "Алдагы машинаны уза башлаганчы, машина йөртүче маневрның куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауламавына инанырга тиеш. “Узып китү тыела” билгесе гамәлдә булган зонада, “тоташ линия” тамгасы булганда, куркыныч борылышларда һәм башка төр куркыныч урыннарда “обгон”га керү тыела”, – ди районның ДАИ инспекторлары.  Фото - Мөслим-информ архивыннан.
1 прочтение · 2 недели назад
Районда балаларнын юлларда иминлеген тээмин иту буенча ”Игътибар – балалар!” профилактик чарасы бара. Ул 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Тулырак: muslumirc.ru/...ita
2 недели назад
Мөслим мөхтәсибәте һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге тарафыннан “Киемгә икенче тормыш” марафоны үткәрелә. Киемнәр Кооператив урамы , 20а адресы буенча кабул ителә һәм таратыла. Әлеге марафон быел бишенче мәртәбә уздырыла. Халыктан кием-салым, тормыш-көнкүреш өчен кирәкле әйберләр җыеп, мохтаҗларга таратыла. Чара атна буе дәвам итәчәк.  Лилия Шәймиева фотолары.
2 недели назад
Крәш.Шуран авыл җирлегендә үзара салым акчалары хисабына эшләр башкарылып тора. Шушы көннәрдә авыл җирлегенә караган торак пунктларның юлларын җәйге грейдерлау үткәрелде.  Фото - Крәш.Шуран авыл җирлегеннән.
2 недели назад
"Август-Мөслим" агрофирмасы уңганнары арыштан сенаж салуга керештеләр. "Терлек азыгы әзерләүдә 13 берәмлек техника катнаша", - дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.  Фотолар - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
3 недели назад
Бүген район мәктәпләрендә шатлыклы да, моңсу да көн. Чөнки бүген укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр Соңгы кыңгырау бәйрәменә җыелдылар. Район буенча быел 9 сыйныфны 207 укучы тәмамлый. Унберенче сыйныфны тәмамлаучы 49 укучы кулына урта белем турындагы аттестат алачак. Мөслим гимназиясе, Мөслим лицее һәм Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәпләрендә узган бәйрәм чараларында район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина һәм районның имам-хатибы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин катнашты. Шулай ук мәктәпләрнең лаеклы ялдагы укытучылары, әти-әниләр дә бәйрәмнәрнең лаеклы кунаклары булдылар. Дәрәҗәле кунаклар бүгенге бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткерделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына хәерле юллар, бердәм дәүләт имтиханнарында уңышлар теләделәр. Белем бирүдә тырыш хезмәтен куючы укытучылар да рәхмәт һәм хөрмәтләү сүзләрен кабул иттеләр. Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең “Ел укучысы” исеменә Айгөл Светлякова лаек булды. Чыгарылыш класс укучылары укытучыларына булган рәхмәт сүзләрен шигырь юллары аша җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм чаралары укучыларның кызыклы чыгышлары белән дәвам итте. 📸 Фәридә Гайнетдинеова репортажы: vk.com/...286
3 недели назад
#Мөслим_спорты #Мөслим_мәгарифе Мөслим лицееның 6 "Б" сыйныфы укучылары мәктәп укучылары арасында уздырылучы "Президент ярышлары" бөтенроссия спорт бәйгесенең төбәк этабы финалында "Авыл мәктәпләре" номинациясендә 3 нче  урын яуладылар! Укучыларны ярышларга Фасыйл Арсланов әзерләде.  Фото - Мөслим лицее архивыннан.
Видео
Ролики