Видео
Статьи
1 неделю назад
#иминлек Җәй көне эсседә ачык калган тәрәзә иминлеккә куркынычы тудыра ала. Бигрәк тә кечкенә балаларның тәрәзәдән егылып төшү куркынчы зур. Бүлмәдә, өйдә балаларның үзләрен генә калдырмагыз. Чебен-черкидән саклаучы челтәр баланы тотып тора алмый. Тәрәзәгә бала ачмаслык итеп чикләүләр куегыз, балага балконга чыгарга рөхсәт итмәгез. Өстәл-урындыкларны һәм башка җиһазларны тәрәзә янына куймагыз. Тәрәзә төбендә калган уенчыклар да баланың игътибарын җәлеп итә.  Наилә Сәлахова фотосы.
1 прочтение · 2 недели назад
Бу көннәрдә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 110 чакыру һәм мөрәҗәгать килгән. Шуларның 18е – йөрәк-кан тамырлары авырулары, унысы – көнкүрештә тән җәрәхәтләре белән. Сабантуйда аягын-кулын авырттырып 8 кеше мөрәҗәгать иткән. 11 райондашыбыз дәвалану өчен хастаханәгә салынган. Йөрәк өянәге белән бер хатын кыз һәм инсульт белән бер ир-ат Әлмәт хастаханәсенә озатылган. Фото – Татар-информ архивыннан.
1 неделю назад
41 ел умарта тота!
Җирлегебездә умартачылык белән шөгыльләнүчеләр шактый. Озак еллар шушы юнәлештә уңышлы эш алып баручыларның берсе – Тойгелде авылы егете Мирһаҗиян Шәйхетдинов. Аның умартачылык белән шөгыльләнүенә быел 41 ел булган! – “Трудовик” совхозында элек бик зур умартачылык бар иде. Мәүҗетдин Минһаҗев баш умартачы булып эшләде. Мин аның кул астында бу һөнәрнең бөтен нечкәлекләренә төшендем. Бу эшне шундый яраттым! Белем туплау, эшнең асылына ныклап төшенү максатыннан башта – Кама Тамагындагы училищеда, аннан Минзәлә аграр техникумында умартачы белгечлеген алдым...
2 прочтения · 2 недели назад
Волонтерлар махсус хәрби операциядәге егетләр өчен коры душ ясап җибәрделәр. Дорнит тукымасын билгеле бер үлчәмдә кисеп, аңа махсус гель тамызганнар һәм пакетларга салганнар. - Су тамызгач, ул күбекләнә, шуның белән тәнне сөртергә, чистартырга була. Әлеге гельне юып төшерергә кирәкми, ул тәнне корытмый, исләрдән дә коткара, – ди волонтер Людмила Игошева. Моннан тыш коры душ җыелмасында тәнне корытып сөртү өчен шакмаклы сөлге һәм куллану тәртибе язылган инструкция дә бар.  Людмила Игошева фотолары.
2 недели назад
#хезмәтләрен_хөрмәтләп Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Гөлнар Шакирянова, Т.В.Калимуллина исемендәге премия бәйгесендә катнашып җиңү яулады һәм "Иң яхшы җитәкче" дипломы белән бүләкләнде.  Фото - Гөлнар Шакирянованың шәхси архивыннан.
1 прочтение · 2 недели назад
Әй, Сабантуй, Сабантуй!
Гасырлардан гасырларга күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җитсә дә, матурлыгын югалтмаган бәйрәм ул – Сабантуй. Туганнар, дуслар очраша торган мәйдан ул. Нәкъ менә Сабантуй барлык милли уеннарны, көрәш, ат чабышларын яратучыларны бер мәйданга туплый. Сабантуй мәйданы капкасы янында кунакларны гармунчылар каршы алды. Гармун көйләрен тыңлап кунаклар “Вакыт елгасы” күргәзмә мәйданына үтте. Быел “Сабантуй бизәкләре” дип аталган фотокүргәзмә дә эшләде. Анда 1970-2023 елларда узган Сабантуй күренешләре урын алган. Фотоларга карап күпләр истәлек-хатирәләрен барлады. Татар ихатасының капка төбендә татар, рус, керәшен һәм мари кызлары каршы алды...
1 прочтение · 3 недели назад
#дин_вә_вөҗдан 3 июнь көнне Мөслимнең "Нур" мәчетендә балалар өчен әхлак һәм сәләмәтлек яллары" башланып китте. 📸 Фото – Мөслим мөхтәсибәтеннән. Тулырак: hmuslumirc.ru/...tte
1 прочтение · 3 недели назад
9 июньдә Мөслим авылында Сабан туе узачак. Аның программасы белән таныштырабыз. 9.30-10.00 сәг. – Сабантуй паркының күргәзмә мәйданчыгында кунакларны каршы алу. 10.00-10.30 сәг. – күргәзмә зонасы, татар ихатасы белән танышу. 10.30-11.30 сәг. – үзәк мәйданда Сабан туйны ачу: театральләштерелгән күренеш, район башлыгы, ТР Рәисе вәкиленең котлаулары, дәүләт бүләкләрен тапшыру, кыр батырларын бүләкләү. 11.30-16.00 сәг. – үзәк мәйданда милли уеннар, спорт ярышлары, концерт программасы. Махсус кунаклар – “Болгар” радиосы алып баручылары, “Казан” бию ансамбле һәм Казан шәһәре филармониясе артистлары. 13.00-14.00 сәг. – ипподромда ат чабышлары. 15.00-15.30 сәг. – үзәк мәйданда милли көрәш буенча финал ярышлары. 15.30-16.00 сәг. – Сабантуйны йомгаклау.  Фото - Мөслим-информ архивыннан.
1 прочтение · 3 недели назад
"Аргамак" ат комплексында тәрбияләнүче атлар Сабан туена әзер. Алар да, атларның җайдаклары да түземсезләнеп милли бәйрәмебезне көтә. Ат чабышларын сез дә көтәсезме соң?  Фотолар - "Аргамак" ат спорты комплексыннан.
4 недели назад
Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары мәктәп яны лагерьларында профилактик визитлар үткәрде. “Мөслимнең өч мәктәбендәге, Михайловка, Түбән Табын интернат-мәктәбендәге мәктәп яны лагерьлары, Нарат Асты авылындагы “Урман иле” балалар лагеренда иминлек кагыйдәләре төгәл үтәлгән, балаларның ялын имин үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Янгын була калганда, персонал дөрес эш итү, инструктаж кагыйдәләре белән яхшы таныш. 5 июнь көнне Сабантуй үтәчәк мәйданда профилактик визит үткәрдек. Бәйрәмнәрдә ял урыннарында кешеләр ачык һавада, ачык утта ит кыздырудан тыелып торсыннар иде. Көн кызу булу сәбәпле, янгын куркынычы кагыйдәләрен төгәл үтик!” – ди бүлекнең җитәкче урынбасары Илнар Идиятов.  Вильям Тайбактин фотолары.
4 недели назад
“23 майдан республикада “Каршы як полоса” операциясе старт алган иде. Профилактик чара 1 июньдә төгәлләнде. Операция барышында биш райондашыбызга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыкканнары өчен административ беркетмәләр төзелеп, һәркайсына бишәр мең сум күләмендә штраф салынды”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. Республикада теркәлгән юл фаҗигаләренең 70 проценты каршы як полосага чыгу аркасында булган. Җирлегебездә юл-транспорт фаҗигаләрендә 2 кеше һәлак булды, 4 кеше җәрәхәтләнде. "Алдагы машинаны уза башлаганчы, машина йөртүче маневрның куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауламавына инанырга тиеш. “Узып китү тыела” билгесе гамәлдә булган зонада, “тоташ линия” тамгасы булганда, куркыныч борылышларда һәм башка төр куркыныч урыннарда “обгон”га керү тыела”, – ди районның ДАИ инспекторлары.  Фото - Мөслим-информ архивыннан.
1 прочтение · 1 месяц назад
Районда балаларнын юлларда иминлеген тээмин иту буенча ”Игътибар – балалар!” профилактик чарасы бара. Ул 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Тулырак: muslumirc.ru/...ita
Ролики