«Татар продакшн» «Яңа дулкын» (татарский юмор)
Кызык-мызык (елмаеп алыйк)
Хатыным һәр иртә, эшкә барыр алдыннан, миңа оныткан нәрсәләрне искә төшерә: кайвакыт машина ачкычларын, яисә өй ачкычларын, һәм күпчелек вакытта ул миңа телефонымны, яки машина документларын искә төшерә... һәм миңа картайганымны һәм хәтер югалтудан интегүемне әйтә! Бу сарказмны бетерергә булдым. Онытыла торган барлык әйберләрне кәгазьгә язып куйдым. Бүген иртән торгач, өйдән чыкканчы, кәгазьне алдым һәм барын да тикшереп чыктым. Елмаеп өйдән чыкканда җиңү хисе (!) сиздем. Ниһаять, бер нәрсәне дә онытмадым! Машинамны эшләтеп җибәрдем һәм кузгалып киттем...
«Кызык-Мызык» булып танылган блогерның хатынын тракторчылар бәйгесендә катнаштырмаганнар
Балтач кызы, Бөтенроссия авыл яшьләре уеннарында катнашып, трактор йөртү буенча беренче урынны алган, «Татар кызы – 2018» бәйгесендә җиңүче Гүзәл Габдрахманова – хәзер инде «Кызык-Мызык» дип танылган татар блогеры, Кукмара егете Илназ Габидуллинның хәләл җефете – социаль челтәрдәге сәхифәсенә тракторда мастер-класс күрсәткән видеоны куйган. «Рәсәй бәйгесендә җиңгәч тә моның кадәр минем турында язмаганнар иде», – дип тә язган Гүзәл. Сәбәбе: Гүзәл Габидуллинаны бәйгедә катнаштырмаганнар, чөнки ул гел җиңә...