Госман Сэдэ. Юмор.
Кызык-мызык (елмаеп алыйк)
Хатыным һәр иртә, эшкә барыр алдыннан, миңа оныткан нәрсәләрне искә төшерә: кайвакыт машина ачкычларын, яисә өй ачкычларын, һәм күпчелек вакытта ул миңа телефонымны, яки машина документларын искә төшерә... һәм миңа картайганымны һәм хәтер югалтудан интегүемне әйтә! Бу сарказмны бетерергә булдым. Онытыла торган барлык әйберләрне кәгазьгә язып куйдым. Бүген иртән торгач, өйдән чыкканчы, кәгазьне алдым һәм барын да тикшереп чыктым. Елмаеп өйдән чыкканда җиңү хисе (!) сиздем. Ниһаять, бер нәрсәне дә онытмадым! Машинамны эшләтеп җибәрдем һәм кузгалып киттем...
Үрмәкүч-кеше VS Бумын-Каган. Татарча комикслар бармы?
Күргәнебезчә, бар икән! Берсе - 2нче лицей-интернат укучысы тэрҗемә итсә, икенчесен Айгел Шәрәфиева, Тарих институты галимләре белән берлектә әзерләде. Бәлки укучыларыбыз башка үрнәкләрне дә беләдер? Бугенге компьютер заманында комикс-китапларның кирәге бармы? Япония, техник яктан нинди генә алга киткән ил булса да, анда халык китапларны һәм комиксларны әле дә яратып укый, яшьләр генә түгел, олылар да. Бу аларда мәдәниятнең бер тармагына әверелгән, ягъни субкультура булган инде. Безнең яшьләр болай...