Сеня рядом и Белла пришел. Былое
Фатыйма Вәгазова. Музейның кайгыртучан «анасы»
Музей хезмәткәрләре, шул исәптән, Татар китабы йортының башында торган атаклы музейчылар белән таныштыруны дәвам итәбез. Казанда Шәриф Камал музееның тарихы 1944 елдан ук башлана. Аның беренче мөдире — Фатыйма Вагазова. Вагазова Фатыйма Хөсәен кызы 1908 елда Әстерхан шәһәрендә туган. Милли мәктәпләр өчен укытучылар курсларын тәмамлап, 1925 елдан 1929 елга кадәр башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшли. 1933 елда Казанга килә һәм, өстәмә курслар тәмамлап, Татарстан районнарында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли...
Тукай һәм Шәриф Камал
Габдулла Тукай иҗаты, аның шәхес һәм язучы буларак формалашуы, аның милли герой феномены дәрәҗәсенә җитүен анализлау әдәби һәм мәдәни тарихыбызда зур урын алып тора. Бу юнәлештәге эзләнүләрнең шактый өлеше аның татар әдәбиятына, мохитенә тәэсирен тарихи яссылыкта күзәтү тәшкил итә. Әлеге юнәлештә үзенчәлекле күренеш буларак язучы Шәриф Камал һәм Габдулла Тукай шәхесе һәм иҗатын яшәшә куеп фикерләү кызыклы. Габдулла Тукай белән Шәриф Камал гадәттә татар әдәбияты тарихында төрле дәверләрдә төрлечә...