7 месяцев назад
🏒 Татарстан Республикасы хоккей федерациясе призына 2014 елгы малайлар арасында хоккей ярышы булды. Арча Боз сараенда шөгыльләнгән "Тулпар" командасы 36 команда арасында 3нче урынны яулады. Тренеры - Евгений Уваров. Котлыйбыз! 🎉 @arskmedia.ru
10 месяцев назад
Теләче хоккей командасы икенче урында 2-3 декабрь көннәрендә Теләчедә «Торнадо Кубогына» хоккей ярышлары узды. Анда 2014 елда туган кызлар һәм малайлар катнашты- Арчаның "Тулпар", Теләченең "Торнадо", Казанның "Стрела", Киров өлкәсенең "Вятка" командалары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны казанлылар алды. Арча командасына җиңелеп икенче урынга Теләче командасы чыкты. Беренче урын Арча командасына бирелде. Җиңүчеләрне кубок һәм медальләр белән тәбрикләделәр. Шулай ук, иң яхшы уенчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Турнирның иң яхшы уенчысы итеп Теләче егете Киселев Роман дип табылды. Уенчыларны котлыйбыз һәм уңышлар телибез! Тулырак: httptulachi.ru/...nda