Салли Кромсали и Балди Разгадали Новый Секрет Злой Бабушки Гренни все серии Страшилки мультики
Мәхәббәттә абыну
Минем китабым – сихри, күп сораулар, татлы мизгелләр һәм авыр газаплар китергән мәхәббәтем турында.
Күңелемә сыймаслык хәлләр булды. Озак язмый тордым, язмамдыр, сөйләмәмдер, үземнең генә дә көчем җитәр кебек тоелды. Әммә көчем җитмәде
шул: кешеләргә ишеттерәсем килә, җәмгыятькә җиткерәсем килә гайбәт өчен түгел, бер гыйбрәт өчен. Менә күңел авырым шул мәхәббәтәндер. Аерылышканнан бирле көн дә яшь кипмәде күзләремдә. Көчем җитсә үләр идем, ходайга тапшырып. Беләсезме ни өчен, нәрсәдер...
Ата каргышы буламы?..😔
Әти каргышы. «Ана каргышы – ахирәттә, ата каргышы дөньялыкта төшәр». Бала чактан ук әбием авызын-нан еш ишетә идем бу сүзләрне. Ләкин мәгънәсе әле генә кызыксындыра башлады. Ни өчен берсенеке – ахирәттә, икенчесенеке дөньялыкта соң? Ниһаять, кышкы каникулда авылга – әбием янына кайтырга җай чыкты. Алтын әби ул минем. Өч төрле имляда укый–яза белә. Хәтере дә әйбәт. – Дөньялыгы аңлашыла инде, әби, – дим, бервакыт каршына утырып. – Каргышын да, нәләтен дә, рәхмәтләрен дә күп ишетергә туры килә бу тормышта...