НАХАМИЛИ В РЕГИСТРАТУРЕ И НЕ ЗАПИСАЛИ К ВРАЧУ? ЖАЛУЙТЕСЬ РУКОВОДСТВУ ПОЛИКЛИНИКИ
Балтач муниципаль районы башлыгы урак кампаниясенең өченче атнасы геройларын — басу батырларын хөрмәтләде
Иң югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне хөрмәтләп “2026 елның иң яхшы комбайнчысы” исемен раслаучы махсус вымпеллар һәм акчалата премияләр тапшырды. I группа: Рифат Бариев (“Якты юл”) — 270 тонна; II группа: Расыйл Зиятдинов (“Сосна”) — 458 тонна; III группа: Нурулла Ульданов (“Арбор”) — 464 тонна; IV группа: Ильяс Сәмигуллин (“Игенче”) — 435 тонна. Басудагы эшнең уңышлы баруы комбайнчыдан гына түгел, ә аның ярдәмчесеннән һәм йөк ташучы шоферлардан да тора...
❗️Агымдагы атнада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-икътисад бүлеге начальнигы Марат Баһманов, социаль
яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Россия социаль фондының Саба районындагы клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы Марат Мөгътәсимов составындагы комиссия социаль контракт нигезендә эшчәнлек алып баручыларга карата куелган таләпләрнең үтәлешен тикшерде. Рейд Шәмәрдән авылында үткәрелде. Сүз социаль яклау органнары тарафыннан РФ субъектында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән керемле гражданнар һәм гаиләләр белән төзелгән килешү турында бара...