1 месяц назад
Студент кыз мошенникларга 900 мең сум акча күчергән
Уфада югары уку йортларының берсендә белем алучы студент кыз мошенниклар корбаны булган. Ул аферистларга 900 мең сумнан артык акча күчергән. Башта кызга үзен китерү хезмәте хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтыратып, аның исеменә посылка килгәнен әйткән һәм SMS-хәбәрдәге кодны сораган. Кыз кодны әйтеп биргән. Аннан соң аңа янәсе «Дәүләт хезмәтләре», Үзәк банк һәм иминлек хезмәте вәкилләре шалтыратып, аның исеменә кредит рәсмиләштерелгән дип ышандырганнар. Мошенникларга ышанган студент кыз 840 мең сумнан артык суммага берничә кредит алган...
3 месяца назад
Мошенникларга 29 миллион сум акча күчергән
Әбҗәлил районы полициясенә 45 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул телефон мошенникларының корбаны булган. Тикшерү версиясе буенча, аңа үзен ФСБ һәм Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләр шалтыраткан. Алар ир-атны аның акчалары куркыныч астында булуына ышандыра һәм акчаны «хәвефсез счетка» күчерергә киңәш итә. Ир күрсәтмәне үти һәм банкомат аша акча кертә башлый. Ләкин аферистлар туктамый. Алар корбанга ул янәсе экстремистик оешмага акча керткән, дип белдергәннәр. Җинаять җаваплылыгыннан качу өчен ир-ат акчаны курьерга бирергә тиеш була...