Батя показывает филиппинский рынок и покупает водоросли
❗️Агымдагы атнада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-икътисад бүлеге начальнигы Марат Баһманов, социаль
яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Россия социаль фондының Саба районындагы клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы Марат Мөгътәсимов составындагы комиссия социаль контракт нигезендә эшчәнлек алып баручыларга карата куелган таләпләрнең үтәлешен тикшерде. Рейд Шәмәрдән авылында үткәрелде. Сүз социаль яклау органнары тарафыннан РФ субъектында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән керемле гражданнар һәм гаиләләр белән төзелгән килешү турында бара...
🧮 📊 Мәгълүм булганча, финанс-бюджет палатасы Саба муниципаль районы Советының 2005 елның 22 декабрендә кабул ителгән карары нигезендә
оештырыла. Ике бүлеккә бүленгән палатада 10 кеше эшли. Шулар арасында Гөлнара Мөхәммәтфәнис кызы Заһидуллинаны да билгеләп үтәргә кирәк. Аның исәп-хисап бүлегенә җитәкчелек итә башлаганына чирек гасыр булган. Курсабаш авылында хуҗалык рәисе гаиләсендә (әнисе укытучы) туган кыз, әтисе районга эшкә алынгач, 6нчы сыйныфта укуын Сабада дәвам итә һәм урта мәктәпне “бик яхшы” билгеләренә тәмамлый. Алда һөнәр сайлау өчен юллар ачыла...