Үзең теләгәнчә
Иртән торгач, һәрбер сәламәт кеше нәрсәдер эшләргә омтыла бит инде, я аның кичтән үк корып куйган планнары була, я яңасын төзи - тегене эшләргә кирәк бүген, монсын җиренә җиткереп куярга кирәк, дип уйлый. Бакчаны киртәләп алырга кирәк менә. Көн әйбәт, артык эссе дә, явымлы да түгел. Баганалар утыртып, җепсә сугып чыксаң, койма коясы гына кала. Әлләни кыенлыгы юк инде аның. Хатыныңа да әйтәсең, койма тотам бүген дип. Йомыш белән кергән күршеңне дә: “И, үземнең дә эш галәмәт бит әле, койма коям, менә теге дуска эндәшеп кара әле, ул бүген буш булырга тиеш” - дип борып чыгарасың...
7 лет назад
Татарча Википедия: бармы ул?
Википедия –  бүгенге көндә иң зур һәм иң популяр, күптелле, онлайн-энциклопедия. Аның татарча версиясе дә бар. Бүгенге көндә татар онлайн-энциклопедияне ныклап тутыру белән күп дигәндә 80ләп  кеше шөгыльләнә. Мәгълүматның туктаусыз артуын, көннән-көн күбәюен һәм яңаруын истә тотканда, 80 кеше — ул бик аз. Татар телендәге энциклопедия бүлекләре яки «татар Википедиясе» — нинди дә булса этнос яки дәүләткә бәйләнмәгән, мәкаләләр язылу теле белән генә аерыла.  Википедиянең татар телендәге бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм башта фәкать латин әлифбасы белән эшли...