1 неделю назад
Г
Г. Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта мәктәбе укытучылары һәм Смәел китапханәсе мөдире җәйге лагерьга йөрүче балалар өчен күңелле бәйрәм оештырганнар. Бәйрәм табигатьтә узган, анда балаларны коймак һәм туңдырма белән сыйлаганнар. Бәйрәмгә чакырылган шаян тигр малае балалар белән бергә биюләр һәм флешмоблар үткәреп, бәйрәмнең күңелле мизгелләрен тагын да ямьләде. Балаларның актив катнашуы һәм бергәләп күңел ачуы чараны тагын да истә калырлык итте...