Бэхеттэ, шатлыкта
Текст татарской народно песни «Шахта» (6 версий)
Китә җаныем, китә җаныем,
Китә җаныем Донбасска;
Ул китә инде Донбасска,
Сүз бирдек ташлашмаска. Шахталарга син төшәрсең,
Җырлап күмер кисәрсең;
Әмма мине бик сагынсаң,
Бик саргайсаң, нишләрсең? Бик сагынсаң, бик саргайсаң, / Әгәр мине бик сагынсаң, /
Йөрәккәең тынмаса,
Сагынуларың чиктән ашса,
Чакыртырсың Донбасска. Китәм инде, китәм инде,
Китәм инде Донбасска;
Мин китәм инде Донбасска,
Сүз бирдек ташлашмаска. Шахтер егет күмер кисә,
Кемнәр ала исәбен?
Гомерем бетеп, таш басмаса,
Ташламам, җан кисәгем...
Текст татарской народной песни «Озата барма»
Озата барма, иркәм, озата барма,
Олы юл бит, бәлки адашмам.
Синең серле зәңгәр күзләреңне
Башка күзләр белән алмашмам. Озата барма, иркәм, кайталмассың,
Сүзең барыбер әйтә алмассың.
Сөям дигән йомшак сүзең белән
Күңелемне юата алмассың...