«Чәчләре күбек ясый торган җайланмага чорналган». 11 яшьлек кыз бассейнда батып үлгән
Чиләбе өлкәсендә термаль курортның экс-директорын 11 яшьлек кыз бала һәлак булган өчен хөкем итәчәкләр. Бассейн төбеннән баланы алып чыгу өчен чәчләрен кисәргә туры килгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. Элеккеге директор хатынны иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү һәм, шул сәбәпле, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү өчен хөкем итәләр. Фаҗига былтыр 23 февральдә була. Кыз бала бассейнда коена, аның чәчләре бассейн төбендәге тишекле металл дискка эләгә. Бу җайланма күбек ясый торган була...