1 год назад
Зифа Нагаева: «Олы кайгы белән кайтып барышыбыз Авыргазыбызга….»
Автор-башкаручы Зифа Нагаева дусларына авыр хәбәрен җиткерә. Аның якын дусты вафат булган. «Районга, туган якларга шатлык белән генә түгел, кайгылар белән кайтулар да чиратлый. Бүген олы кайгы белән кайтып барабыз Авыргазыбызга. Республикабызга хезмәте белән бик зур өлеш керткән, 100 процент гомеремне бергә үткән дустым Галинур Мөлековны җирләргә кайтып барабыз. Кызганычка, арабыздан китеп барды. Күңелләрем ярсу, хисләрем тулы, әйтер сүзләрем шулхәтле күп… Алар шигъри юлларга күчә...
2 года назад
«Йөрәк өзгеч җыр» - Зифа Нагаева мобилизацияләнгәннәргә багышлап җыр иҗат иткән
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева илебездә өлешчә мобилизация башлангач, көн кадагына суга торган җыр язган. «Бу – минем җан авазым. Бүгенге көндә мин илем белән бер дулкында. Шул хисләремне «Ничәү очты, шулай кайтыгыз!» дигән җырыма салдым», – дигән ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Җырның шигырен дә, көен дә Зифа ханым үзе язган. Ул социаль челтәрдә җырны үзе башкарган демо вариантын да, шулай ук Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков башкаруында да куйган...