Татар җыры Ильсөя Бадретдинова җыры Яшибез әле яшибез
Яшибез әле, яшибез Түгелсә дә яшебез... Егылмыйбыз, сер бирмибез, Менә шундый кеше без. Дөнья карасын күп күрдек, Күп ишеттек гайбәтне! Тибеп гайбәт чиләгенә- Уйлыйбыз тик әйбәтне! 2.Ышаныч безнең йөрәктә, Өмет безнең күзләрдә. Яшәү дәрте уйнап тора, Кояш уйный йөзләрдә. Бар кайгыны читкә куеп, Хәсрәтләргә үч итеп! Яшибез әле дөньяда Бер шатлыкны биш итеп! 3.Хан сарае булмаса да Бар яшәргә өебез! Яшибез дә, жырлыйбыз да Үзебезнең көебез. Бик затлы киенмәсәк тә- Шәрә йөрмибез әле, Сөтле чәй белән ипи бар, Ачка үлмәбез әле! 4...