sfd
Кызларым кайда? ХИКӘЯ
Алга таба атларга кыймый озак басып торды Кәрим. Колагында әле һаман капка шыгырдап ачылган, бикләре шалтыраган тавыш. Карт овчаркаларның ыргылып өрүе колакта. Сакчының: “Пока, Кәрим, сюда не возвращайся!” – дигән сүзләре артыннан ияргән гүя. Чал кергән чигәләрне кыса төсле шул сүзләр. Унике ел дәверендә иректән, туган ягыннан, кара туфрагыннан аерып торган капкалар теге сакчы егетне йотып, Кәримнең артында ябылды. Алар гадәттән тыш авыр сыкрап: “Хуш, Кәрим, син ирекле...” – дип шыгырдады төсле бүген...
Эш беткәч уйнарга ярый
Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый. Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен. Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: «И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач! Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман; Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!» Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала: «Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала. Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам, Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам»...