«Тормышымны яңа биттән башладым»: Ринат Рәхмәтуллин колониядән чыкты һәм беренче концертын үткәрде
Татар эстрадасының сандугачы «Тукта, яңгыр» җырын башкаручы Ринат Рәхмәтуллин колониядән чыкты. Артист үзенең иреккә чыгуын социаль челтәрдә игълан итә. — Сезгәме соң, дуслар, миннән көләргә әле? Минем хәлгә калыр өчен, сезгә менәргә әле, — дип яза җырчы һәм фотосын беркетә. Шулай ук артист челтәрдә тормышын яңа биттән башлаганын хәбәр итә. Әгәр сез Рәхмәтуллинның ни өчен колониягә эләккәнен онытсагыз, сөйлибез. Буада исерек юл-транспорт һәлакәте аркасында суд инде хокукларыннан мәхрүм ителгән җырчыны алты айга колония-поселениегә хөкем итте...
1 год назад
Ринат Рахматуллин: «Җәйгә өйләнү ниятем бар»
Җырчы Ринат Рахматуллин, бик яшь булуына карамастан, үзен һәм иҗатын тулысынча аңлый торган кыз белән очрашып йөрүе хакында сөйләгән иде. Җырчы «Интертат»ка башына инде өйләнү турындагы уйлар да керүе хакында әйтте. «Андый истәлекле вакыйгалар ямьле җәй көннәрендә матур уза. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, дип, бөтенесен алдан сөйләп тә бетерәсем килми. Ләкин, җәйгә никах укытырбыз, дигән ниятем бар. Өйләнешкән очракта, зурлап туйлар уздырып тормабыз, мөгаен. Йөргән кызым да иң якын туганнарны, дусларны гына җыеп, никах мәҗлесе үткәрү яклы...