Изге Коръән китабы
Коръән – Ислам дине өйрәтүе буенча, Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһ тарафыннан Җәбраил фәрештә арадашчылыгы аркылы иңдерелгән изге китап. Күпчелек галимнәр “Коръән” сүзенең мәгънәсен аңлата торган “кара-ә” (укырга) фигыленнән барлыкка килгән дип исәплиләр. Коръән – мөселманнарның изге китабы һәм гарәп әдәбиятының классик ядкәре. Беренче тапкыр VII гасырда китап буларак тупланган. Анда Ислам тәгълиматы, кануннары, гыйбадәт, хокук, әхлак мәсьәләләре, гыйбрәтле кыйссалар урын алган. Бу Изге Китапның тексты, эчтәлеге буенча да, текстының төзелеше буенча да – Аллаһның үз Сүзләредер...
Мин Шабай. Кешеләрне бәхетле итеп күрергә теләүче
Язучы, фаҗигале язмыш иясе Мин Шабайның (Мин Гариф улы Шабаев) тууына быел 110 ел тулды. Татар әдибе турында кайбер фактларны тупладык. 1. Мин Гариф улы Шабаев 1913 елның 28 апрелендә хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Каратәкә авылында туган. Әтисе вафатыннан соң, алты яшендә ул үз көнен үзе күрергә мәҗбүр була. 2. Унҗиде яшендә сукбай булып йөргән егетне хезмәт колониясенә урнаштыралар. Монда ул белем һәм тәрбия ала, әдәбият белән таныша. 3. Сугышка кадәр Мин Шабай Казан дәүләт педагогика институтында укый, аннары газета редакцияләрендә һәм Татарстан радиокомитетында эшли...