БАЛАЧАК ТВ - Татарча сөйләшәбез: Теремкәй (6-7 яшьтәге балалар өчен)
"Җиде урыс килене кайнана белән аралашыр өчен татарчага өйрәнде"
Уфада сигез ай элек "Татар телен яратучылар клубы" оешты, аның кысаларында теләгән һәр кеше татар телен өйрәнде. Аны оештыручы – Уфа "Нур" татар дәүләт театрының реклама һәм мәгълүмат бүлеге мөдире Гөлшат Сафина. Азатлык клуб эшчәнлеге нәтиҗәсе турында белеште. – Гөлшат, күпләр Facebook челтәрендә синең Уфада татар теле курсларын оештырып, төрле кешеләргә белем эстәргә булышуыңны күзәтте. Синең бу эш милли республикаларда туган телләргә карата һөҗүм булган вакытта башланды. Тел курсларына башыннан ахырына кадәр йөрүчеләр булдымы? – Татар теле өйрәнүчеләр клубы узган елның ноябрь башында оешты...
Татарча Википедия: бармы ул?
Википедия – бүгенге көндә иң зур һәм иң популяр, күптелле, онлайн-энциклопедия. Аның татарча версиясе дә бар. Бүгенге көндә татар онлайн-энциклопедияне ныклап тутыру белән күп дигәндә 80ләп кеше шөгыльләнә. Мәгълүматның туктаусыз артуын, көннән-көн күбәюен һәм яңаруын истә тотканда, 80 кеше — ул бик аз. Татар телендәге энциклопедия бүлекләре яки «татар Википедиясе» — нинди дә булса этнос яки дәүләткә бәйләнмәгән, мәкаләләр язылу теле белән генә аерыла. Википедиянең татар телендәге бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм башта фәкать латин әлифбасы белән эшли...