«ПАМИРДАН РАДИО» (Шәриф Камал рецензиясе)
Атаклы татар язучысы, хәрби эшлекле Шамил Усмановның тууына 125 ел. Бу уңайдан Шәриф Камалның Ш.Усманов язган «Памирдан радио» хикәясенә рецензиясен тәкъдим итәбез. Ул «Кызыл Татарстан» газетасында (1926 ел, 25 март, №68) басылган. Текст Шәриф Камал әсәрләренең 4 томыннан алынды (Казан, Таткнигоиздат, 1956). «ПАМИРДАН РАДИО» Язучысы: Шамил Госманов, бастыручы «Нәшрият» кооперативы Шамил Госманов, революция чорындагы татар матур әдәбиятының күгендә яктырып калыккан йолдызларның иң алдынгысы булмаганда да, һәрхәлдә иң алдынгыларыннан берсе икәнлектә ике сүз юктыр дип уйлыйм...