3 месяца назад
Сәер кеше
Була бит шундый көннәр. Эштән хәлдән таеп, сыгылган лимон хәлендә кайтасың. Клиентлар берсеннән-берсе "кәҗәле", әллә яз якынлашуы шулай тәэсир итә белмәссең...Бүген дә шундый көн. Подъезд ишеген ачыйм гына дип торганда, дәштеләр. -Туктагыз әле, туктагыз,-дип миңа табан йөгереп килгән кешене күреп калдым. Кинәт борылганнан кулымнан телефоным төшеп китте. -Исәнмесез,-дип кулын сузды ул,-Мин Константин, Костя. Мин дәшми генә кул суздым. -Сез бит бу подъезда яшисез, әйме,- диде ул. -Әйе, шуннан ни?! -Юк, юк, берни булмаган... Танышасым килгән иде,-дип елмайды ул.-Мин кичә генә сезнең йортка күченеп килдем...