141 читали · 9 месяцев назад
Текст песни Туган як – Василя Фаттахова
Оригинальный текст песни Туган як – Василя Фаттахова Туган якка юл тотамын Туган як, туган як. Иң гүзәл газиз якка Туган як, туган як. Җир җиләкләре пешкән чак, Туган як, туган як Ашыгам каенлыкка, Туган як, туган як. Талпына куңел, талпына ашкына Ярсуына түз, түз генә, Каенлыкта җиләк пешкән, Тиз үрелеп өз генә. Чәчәкләрнең ниндие юк, Туган як, туган як. Хуш исле аллы-гөлле, Туган як, туган як. Бу якларга беркайда да, Туган як, туган як. Һич тиңнәр булмас төсле, Туган як, туган як. Талпына куңел, талпына ашкына Ярсуына түз, түз генә, Каенлыкта җиләк пешкән, Тиз үрелеп өз генә...
Ялгыз торна Фирдүс Тямаев
Сәкинә Хәйруллина сүзләре, Фирдус Тямаев көе Төшләремә кер әле бер, Хәлләремне бел әле бер. Синең җылы кочагыңа мохтаҗ чагым, Өзгәләнә бәргәләнә ятим җаным. Кайнар утта янам, Бозлы суда калам, Нихәл итим икән, ничек үтим икән, тормыш дулкыннарын… Мин бит ялгыз торна, Зинһар адаштырма, Нихәл итим икән, ничек үтим икән, тормыш упкыннарын. Була икән, шундый мәлләр, Шәмдәлләрдә сүнә шәмнәр. Ургый кайный хәсрәтемнең, дулкыннары, Томырылып көтеп торган упкыннары. Кайнар утта янам, Бозлы суда калам, Нихәл итим икән, ничек үтим икән, тормыш дулкыннарын… Мин бит ялгыз торна, Зинһар адаштырма, Нихәл итим икән, ничек үтим икән, тормыш упкыннарын...