Текст татарской песни «Вакытлыча түгел»
Риф Гатауллин көе, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре Ничек яшәдем икән мин Син очраган көнгә кадәр? Бер ел үткән кебек, сине Бер тәүлек күрмәсәм әгәр. Бәлки вакытлыча гына Мавыгудыр бу җилкенү?! Минем өчен бәйрәм була Сине бер күрү, сине бер күрү. Вакытлыча түгел, диеп, Ярсый күңел, яна йөрәк. Тормышта бергә атларга Синең кебек кеше кирәк… Бәлки вакытлыча гына Мавыгудыр бу җилкенү?! Минем өчен бәйрәм була Сине бер күрү, сине бер күрү...
5877 читали · 2 года назад
Перевод песни «Пыяла» группы АИГЕЛ из сериала «Слово пацана»: о чем поется — русская версия текста
Текст на татарском языке Мәхәббәт пыяласын атасың — карасын Чын бәхет пыяласын бәрәсең, ватасың Күздә күз, күздә күз, күздә күз, нурым ояла Кулда кул, кулда кул, кулда — кулда пыяла(припев)Күздә күз, күздә күз, күздә күз, күздә күз Кулда кул, кулда кул, кулда кул, кулда кул(куплет) Перевод на русский Стекло любви бросаешь —...
Текст татарской песни «Балан» (3 версии)
Көзге урман, сары алан… Коела кыңгыраулар. Мәк гөледәй кызыл балан — Каерып сындыралар. Әнкәй, күңелем елап кала: «Ник аны сындыралар? Баланнар бит коелмыйлар, Коела кыңгыраулар…» Баланны өзәләр бит, Җепләргә тезәләр бит. Ятып елар чаклар була Үзәкне өзәләр бит. Колакта чыңлый һаман, Эндәшә кебек әнкәм: «Авыр чаклар бик күп була — Түзәргә кирәк, балам…» Әкрен генә чәчтән сыйпап Эндәшә кебек әнкәм: «Өлгергәндер инде балан, Җыярга кирәк, балам». Колакта чыңлый һаман, Эндәшә кебек әнкәм: «Авыр чаклар бик күп була — Түзәргә кирәк, балам…» Авыл очында — чәчәкле алан, Алан читендә үсә бер балан. Язларын балан шау чәчәк ата, Әйтерсең аңа ап-ак кар ята...