1808 читали · 4 года назад
Самал тау. Народная песня с историей
Звук ветра и вьюги, вой волка и лай собак. Крики улетающих журавлей. Тягучий плачущий мотив. Журчание воды. Звуки кыл-кобыза и сыбызгы. И сильный молодой голос, поющий с тоской о своём родном крае
Таллар рәнҗеше
Фәйрүзә карчык оныгы Исламның тавышыннан әллә нишләп сискәнеп уянды. “Иртәнге намаздан соң әзрәк ял итеп алыйм, дип кенә ятып торган идем, йоклап кителгән шул, кара әле аны”, – дип үз алдына сөйләнә-сөйләнә кече якка чыкты. Ә анда тормыш башланган, барысы да ашыга, үз эшенә кабалана иде. Килене белән улы эшкә җыена, Ислам бакчага бармас өчен алар белән гадәттәгечә карыша. Үзе белән генә алып калыр иде дә Фәйрүзә карчык, тик сиксәннең теге ягына чыккан кешегә кем бала ышанып тапшырсын. Үз-үзенә ышанмаган чак­лары да була шул инде аның...