Tатарская музыка. Дамира Саетова - Эзлэдем-табалмадым
Текст татарской народной песни «Дүртөйле»
Агыйделнең аръягында
Сулар тынгандыр инде.
Һәркемнең дә үз хәсрәте
Була торгандыр инде. Яр буйларында тыңладым
Суларның агышларын.
Кемнәр генә басар икән
Йөрәгем сагышларын? Агыйдел каты акса да,
Комнары кала икән.
Кайгы-хәсрәтләр бетсә дә,
Моңнары кала икән. Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар үрләрдән...
Текст татарской песни «Вакытлыча түгел»
Риф Гатауллин көе, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре Ничек яшәдем икән мин
Син очраган көнгә кадәр?
Бер ел үткән кебек, сине
Бер тәүлек күрмәсәм әгәр. Бәлки вакытлыча гына
Мавыгудыр бу җилкенү?!
Минем өчен бәйрәм була
Сине бер күрү, сине бер күрү. Вакытлыча түгел, диеп,
Ярсый күңел, яна йөрәк.
Тормышта бергә атларга
Синең кебек кеше кирәк… Бәлки вакытлыча гына
Мавыгудыр бу җилкенү?!
Минем өчен бәйрәм була
Сине бер күрү, сине бер күрү...