Татарча җырлар тыңлыйм
Бу хакта язудан үземне әллә ничә тапкыр тыеп калдым. Шушы өлкәдә эшләгәч, бүтәннәрнең җитешсезлеген күрсәтү тыйнаксызлык дип кабул ителер кебек тоелды. “Сез дөрес эшләмисез, мин генә әйбәт,” - дигән сыманрак. Шулай да йомшак кына итеп, җыр текстлары өлкәсендәге кайбер нәрсәләргә игътибар юнәлтергә булам. “Китап” романында сүзсез җырлар җырлау күренеше бар. Җырчы “Сарман буйларына барган чакта…” дип интегеп тормый, бернинди мәгънәсез авазлар гына чыгара: “Итта-ритта-ритта-та…” Тамашачы шуны исе китеп тыңлый, алкышлый...