Су буеннан Әнкәй кайтып килә- сүзләре, татар җыры Айдар Галимов башкара
Су буеннан әнкәй кайтып килә, Каз каурые алган кулына. Чәчләренә, җылы карлар булып, Тал мамыгы ява тын гына. Хәтерлиме әнкәй күпме еллар Шушы сукмаклардан узганын? Эзләп төште микән сагынып ул Чишмәдән су алган кыз чагын?.. Шул чакларга алып китәр сыман — Атлар уйнап чаба үзәннән...
Сагыну, авыл ямэ.
Сагындыра бит дустым, бик каты сагындыра... Бер 5 кенэ кон бирсеннэр иде шушы бала чакны урап килергэ. Туып ускэн урамнарны чаптырып, ярсып йогереп килер идем. Куршелэрнен исэн чакларын куреп кычкырып исанлашеп утэсем килэ. Урамга чыккан дуслар белэн курешеп йогереп уйныйсым килэ. Кыш коне койма зурлык яуган карларын сагынам, шыркылдашып колеп тау шуган чакларым, онотылып уйнап йоргэн чаклар. Аннан соң кереп олеш алган чаклар. Су керергэ качып йоргэн чакларын, олыларнын куз карашынан колак төбенэ элэгэсен...