3 года назад
Кичер Кичер мине, җаным,зинһар кичер Бергә булу безгә язмаган Янып торган сиңа булган хисләр Йөрәгемдә никтер калмаган Мин синеке түгел, син минеке - Безнең юллар күптән бүленгән Шулай булу бәлки хәерледер Минем күңел сиңа сүрелгән Насыйп ярым булалмадың миңа Юлларыңа, җаным ак җәймә Ә йөрәгем сызлап, елап кала Тирән яра салып күңелемдә " Тормышыңа тагын керәм",- диеп Өметләнмә, булмас ул, җаным Булмый инде, булмый болай түзеп Яраталмам сине ут янып...
5 лет назад
Мәхәббәттә абыну
Минем китабым – сихри, күп сораулар, татлы мизгелләр һәм авыр газаплар китергән мәхәббәтем турында. Күңелемә сыймаслык хәлләр булды. Озак язмый тордым, язмамдыр, сөйләмәмдер, үземнең генә дә көчем җитәр кебек тоелды. Әммә көчем җитмәде шул: кешеләргә ишеттерәсем килә, җәмгыятькә җиткерәсем килә гайбәт өчен түгел, бер гыйбрәт өчен. Менә күңел авырым шул мәхәббәтәндер. Аерылышканнан бирле көн дә яшь кипмәде күзләремдә. Көчем җитсә үләр идем, ходайга тапшырып. Беләсезме ни өчен, нәрсәдер...