Соңарган үкенеч
Ул вакытта Зиннәт белән Рәхилә гаиләсе авылыбызда иң бәхетле, матур парларның берсе булды. Икесе дә бер авылда туып, бер мәктәптә, хәтта бер сыйныфта укыды алар. Укыганда, алар арасындагы дуслык әллә ни сизелмәсә дә, Зиннәт хәрби хезмәттән кайтуга ук Рәхилә белән очраша башлады. Очрашуларына бер ел тулганда, шаулатып-гөрләтеп кызыл туйларын үткәрделәр. Зиннәт – бик тырыш, уңган гаиләдән. Алты балалы Хәким абый белән Мәдинә апаның беренче уллары иде ул. Зиннәт матурлыгы, йомшаклыгы, гадилеге белән әнисе Мәдинә апага охшаган иде...