139 подписчиков
Башкортстанның Баймак районы халык иҗаты үзәгендә 2 ел элек вафат булган җырчы Бибисара Азаматованы искә алу кичәсе узган. Әгәр исән булса, быел аңа 73 яшь тулган булыр иде. Җырчы 2 ел элек коронавирустан вафат булды. «Гомер ике килми» дип аталган Хәтер кичәсендә Бибисара Азаматованың иҗатташ дуслары – Башкортстанның халык һәм атказанган артистлары чыгыш ясаган. Алар арасында Халит Фатыйхов, Лилия Ишемьярова, Әлфия Юлсурина, Раил Өметбаев, Азат Бикчурин, Эльмира Юлдашбаева, Искәндәр Газизовны санап узарга була...