Сеня рядом и Белла пришел. Былое
Зурлык
Иптәш малай белән төзелеш кирәк-яракларының бәяләрен чутлап чыктык та: - Яп-яланаяк, әйбер бигрәк кыйммәт - бер айлык хезмәт хакы ун метр җирне коймалап алырга да җитми, - дип үртәлеп тәмәке кабыздык. Чынлап та шулай инде, бөтен кибетләр дә кешегә үзенең ни дәрәҗәдә мескен икәнен төшендерер өчен төзелгән шикелле. Тик алмый да булмый, нәрсәдер эшләргә, ничектер яшәргә кирәк… Кредитка булса да керергә туры килә. Кредитның бер әйбәт ягы бар аның - күпме булса да түлисең. Ай саен егерме мең җыеп бара алмыйсың, ә кредитны хет иллегә җитсә дә ерып чыгасың...
Сагыну
Сагыну 4часть Мескенемнең наркоздан айныр-айнымас хәлендә табибка беренче сүзе шул булган: – Тагын берәр бала табалырмынмы... Исе киткән табиб хатынның. Монысыннан ничек аякка бастырыйм, дип бәргәләнгән чагы бит. Баласы туган хәбәрне ишетү белән сөенеченнән гыйнварның ачы суыгында, кәҗә матаена атланып, унбиш чакрымдагы район үзәгенә чыгып чапкан, өшүеннән чия төсенә кереп кызарган ирнең, сырган бүрегенең колакларын чишәргә дә онытып, тудыру бүлегенә килеп керүен күргәч, хатынының нигә шулай өзгәләнүенә аптырамады табиб. Бу икәүне кызганыпмы, аптырапмы, сәер итепме, түбәсе күккә тиеп сөенгән әти кешене халат кидереп, оекбаштан гына палатага кертте...