06:44
1,0×
00:00/06:44
526,2 тыс смотрели · 4 года назад
2 года назад
Зөлфирә – Алмаз Мирзаяновлар концерты: Артист һәм җырчы - икесе ике кешеме?
Бар «җырлаучылар», бар «җырчылар» дигән сүзләр йөри. Ялгышмасам, бу сүзләрне мәрхүм Илһам ага Шакиров әйткән булган. Рөхсәт итсәгез, мин шушы җөмләне дәвам итеп, болай дим: бар җырлаучылар, бар җырчылар, бар артистлар. Җырчылар, гадәттә, төрле күмәк концертларда, «солянкалар»да чыгыш ясаудан ары еракка китә алмый. Алар бар, һәм алар популяр. Менә, әйтик, Булат Нигъмәтуллинны кайда гына белмиләр дә, кайда гына тыңламыйлар, әмма ул артист түгел, ул җырчы. Татарстанның атказанган артисты булса да, ул җырчы...
1 год назад
«Ник сез булмаган җирдә гаеп эзлисез»: Мирзаяновларның яңа җыры сүз көрәшенә сәбәп булган
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар Хәсән Туфан шигырьләреннән торган «Агыла да болыт агыла» дигән яңа шигъри-музыкаль композиция чыгарды. Парлы җырчыларның бу иҗат җимеше бик тә үзенчәлекле: җыр дәвамында шигырь дә сөйләнелә, моң да агыла. «Хәсән Туфанның сугыш вакытында күргән авырлыклары һәм ачы язмышы аның иҗатында ярылып ята. Ике әсәрне берләштереп, шигьри-музыкаль композиция ясадык. Җиңел булмады... Беренчедән, алай эшләргә ярыймы, дигән шик булды күңелдә. Икенчедән, эмоциональ яктан, бүгенге көндә бу композицияне башкарырга авыр...