06:44
1,0×
00:00/06:44
323,7 тыс смотрели · 3 года назад
3 месяца назад
Кече Җирекле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Анастасия Андреевна Григорьевага "Җиңүгә 80 ел» медале тантаналы рәвештә тапшырды 🇷🇺✨ Тантанада катнашучылар Анастасия Андреевнаның сугыш елларында күрсәткән батырлыгы һәм тырышлыгы турында сөйләде. «Анастасия Андреевна, сезнең кебек батыр һәм тырыш кешеләрнең хезмәте безнең өчен бик кыйммәтле. Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телим! Сезнең кебек кешеләрнең истәлеге һәрвакыт безнең йөрәкләрдә сакланыр», – диде авыл җирлеге башлыгы Гарипов Р.Р. Анастасия Андреевна үз чиратында медальне алуның зур мәртәбә булуын һәм бу бүләкнең үзенә генә түгел, ә бөтен тыл хезмәтчәннәренә дә багышланганын ассызыклады. Ул сугыш елларындагы авырлыкларны һәм халыкның бердәмлеген искә алып, киләчәк буыннарга тынычлык һәм иминлек теләде 🙌❤ @tuganaylar_2002
1 год назад
Югары Ослан үзәк хастаханәсендә коллегаларын Өлкәннәр көне белән котладылар
Бәйрәмне алып баручы Марина Машина хезмәттәшләрен залда сәламләп очрашуны башлап җибәрде. Сәламәтлек саклау ветераннарын беренче булып район үзәк хастаханәсе баш табибы Сергей Мишакин котлый. - Хезмәтегез өчен рәхмәт әйтергә һәм хезмәтегезгә хөрмәт күрсәтергә рөхсәт итегез. Ныклы сәламәтлек, һәрвакыт яхшы кәеф һәм озын гомер телим, - диде Сергей Юрьевич. Котлауларга профком рәисе Мария Комлева, баш табиб урынбасары Татьяна Наумова кушылды. Сүз шулай ук 45 ел сәламәтлек саклауда эшләгән һәм якташларының...