ТАТАРСКИЕ песни традиционные НАСТОЯЩИЕ
Татар жыры
Татар жыры,татар моны-Болгар бабаларыбызны бер курудэ гашыйк иткэн табигать матурлыгы ул.Нократнын мул суы,Мишэнен зифа таллары,Мамадышнын жилэкле таулары ул. -Ай Дунайда курдем эле Йолдыздан яшь тамганын. Татар жыры,татар моны-гасырлар буена халык кунеленэ жыелган сагыш ул.Кытайга,Уралга,Себергэ,Донбасска китеп,туган жирлэренэ кайта алмыйча тилмергэн миллэттэшлэребез сагышы ул.Аны Италия скрипкалары,Африка барабаннары,Япон такталарына кушылып та жырлыйлар.Ерак Австралиядэ Золфия Камалова монлана,э Мэскэудэ Наиля Фатехова рус егетлэрен"Умырзая"ны жырларга ойрэтэ...
Син сазынны уйнадын...
Татар халык жыры Моңланып ай нурларында, Син сазыңны уйнадың; Нинди кыллар чиртте, бәгырем, Ул матур, яшь кулларың? Бакчаның бер почмагында Мин утырдым, тыңладым; Тыңладым да мин ирексез Яшьлегемне уйладым. Уйладым мин яшьлегемне, Син сазыңны уйнадың. Кайгылы күңелем тавында Яңгырады кылларың. Яңгырады ул моңлы кыллар… Син сазыңны уйнадың. Чыңлаган шул кылларыңдай, Бер-бер үтте елларым: Үтте айлар, үтте еллар, Түзмәдем мин, егъладым. Үтте айлар, үтте еллар, Син сазыңны уйнадың. Үткән ул даулы гомерләр, Кан-көрәштә яңгырап...