1399 читали · 4 года назад
Акшам намазын 20 минут алдан укырга ярыймы?
Рәсим Хәбибуллин Әссәләмәгаләйкум хөрмәтле дин кардәшләрем! Әйтегез әле, Акшам намазын кояш баеганчы 20 минут алдан укырга ярыймы? Ягъни мәсәлән, шулай укысаң кабул буламы? Нәрсә дисез? Ә намаз үз вакытында укыла торган гамәл дисез инде. Аңлыйм, килешәм. Шулай булгач, ни өчен иртәнге намазны вакыты кергәнче...
3 года назад
ИРТӘНГЕ НАМАЗЛАРЫНЫҢ КАБУЛ БУЛУЫН ТЕЛӘГӘН МӨСЕЛМАННАР ИГЪТИБАРЫНА! Ибн Габбас сөйли: “Аллаһының Илчесе (с.г.в.) әйтте ди: “Таң ике төрле була: беренче таңда сәхәр ашарга була, әмма иртәнге намазны укырга ярамый; икенче таңда намаз укырга рөхсәт ителә, ә ашарга инде тыела”. (Ибн Хузәймә, Әл-Хәким, Әл-Байхаки.) Гарәп телендә бу ике төрле таң болай атала. “Фаджр аль-казиб” – ялган яктылык, бу вакытта әле, хәдистә әйтелгәнчә, намаз вакыты кермәгән, ә сәхәр вакыты чыкмаган була. “Фаджр аль-садик” - чын яктылык, бу вакытта инде сәхәр ашау вакыты чыга (имсак), ә иртәнге намаз вакыты керә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Коръәндәге: “...таңның ак җебе кара җебеннән аерылганчы ашагыз, эчегез...” (2. 187) , аятьне аңлатып болай ди: “Ашагыз, эчегез, сезне күктә барлыкка килгән ак төс ялгыштырмасын. Яктылык алланганчы ашагыз, эчегез!” (Әхмәд) Гайшәдән (р.А.г.) хәбәр ителә: “Гадәттә Билал азанны төнлә әйтә иде. Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: Ибн Умм Мактүм икенче азанны әйткәнче ашагыз, эчегез, дип. Ул икенче азанны чын яктылык барлыкка килгәч кенә әйтә иде. (Бохари) Сүмра Ибн Җүндуб вәгазендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисен сөйләде: “Сезне Билалның азаны да, күк йөзендәге яктылык та, аллык белән алмашмый торып сәхәр ашаудан аермасын”. (Мөслим)