334 читали · 1 год назад
Таныш түгел әни
Җомга саен ул телефоннан шалтырата. Шалтырата да исәнлек-саулык сораша. Килен ни хәлләрдә, балалар исән-иминме ди. Шуннан мине шелтәләп ала: - Бу атнада да кайтмыйсызмы? Шул бетми торган эшегез булды инде. Хет шалтыратып хәл белешер идегез. Мин җавап бирмим. Ни дип әйтергә дә белмим. Ә ул дәвам итә: - Газинурның да кайтканы юк. Оныкларны күрмәгәнгә биш былтыр булып килә. Эш дигән булып чабасыз да чабасыз. Мине уйлап та бирмисез. Үзегез өлкәнәйгәч, аңларсыз әле менә. Әни кеше көтә ул. Олыгайган балалары өчен дә өзгәләнә...
2 года назад
«Татарча диктант»: казахлар да татарча яза, Айваз хаталы язучы татар кызлары өчен ояла
25, 26 һәм 27 ноябрь көннәрендә татар халкы «Татарча диктант» яза. Дөньякүләм таралган акция быел җиденче тапкыр үткәрелә. Татарстан халкы Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» әсәреннән өзек язды. Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә Афзал Шамовның хаты тәкъдим ителгән. Моны бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, илдә барган вазгыятьне исәпкә алып сайланды, дип аңлатты. Чит илдә яшәүче татарлар исә Разил Вәлиевнең туган як темасына багышланган әсәреннән өзек яза....