Фирдус Тямаев - Ялгыз торна (Живой звук) #фирдустямаев #татары #татарстан #татарка
Ялгыз торна Фирдүс Тямаев
Сәкинә Хәйруллина сүзләре, Фирдус Тямаев көе Төшләремә кер әле бер, Хәлләремне бел әле бер. Синең җылы кочагыңа мохтаҗ чагым, Өзгәләнә бәргәләнә ятим җаным. Кайнар утта янам, Бозлы суда калам, Нихәл итим икән, ничек үтим икән, тормыш дулкыннарын… Мин бит ялгыз торна, Зинһар адаштырма, Нихәл итим икән, ничек үтим икән, тормыш упкыннарын. Була икән, шундый мәлләр, Шәмдәлләрдә сүнә шәмнәр. Ургый кайный хәсрәтемнең, дулкыннары, Томырылып көтеп торган упкыннары. Кайнар утта янам, Бозлы суда калам, Нихәл итим икән, ничек үтим икән, тормыш дулкыннарын… Мин бит ялгыз торна, Зинһар адаштырма, Нихәл итим икән, ничек үтим икән, тормыш упкыннарын...
Текст татарской песни «Мин бит кара карлыгач»
Шамил Тимербулатов көе, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре Очыйм дисәм, канатым бар—
Мин бит кара карлыгач.
Очып килдем яннарыңа
Бер күрергә зар булгач. Мин бит кара карлыгач,
Канатым кыйгач-кыйгач;
Канатсыз калырмын, бәгърем,
Мин синнән аерылгач. Китсәк икәү кошлар кебек,
Кайтып ерак илләрдән,
Бергә-бергә оя корыйк,
Үреп-үреп гөлләрдән...