Өч песи
Кайбер нәрсәләрне күз алдына китерсәң, бик кызык булып тоела. Андый нәрсәләр адәм рәтле бер кеше белән дә була алмыйдыр кебек. Була бит инде шундый сәер затлар… Менә бу танышларымның ике песие бар. Берсе ак, икенчесе кара. Кара песиләрен кечкенә малайлары урамнан табып алып кайткан, юындырганнар, ашатканнар-эчерткәннәр, шуннан чыгарып җибәрергә итсәләр, малайлары пыр тузынган. Елый, кычкыра, көйсезләнә… песи урамнан табылган булса да, бала үзеңнеке бит инде, каршы килеп булмый. Кызганыч. Сабыйның насырын кортудан да авыррак нәрсә юк...