sfd
Бу хәл бер-ике айлап элек булды... Кызым белән балалар бакчасыннан чыктык. Көз быел яңгырлы килде. Тагын болыт салынган. Юл буенча тегендә-монда күлдәвекләр. Җәйдән соң нигә көз килә, нигә яңгыр ява дип, сөйләшеп кайтып киләбез. — Әгәр минем волшебный палочкам булса, гел җәй ясар идем,— ди Айзилә. — Нәрсә соң ул "волшебный палочка? — дим. — Ул феяларда була. Аны селкисең дә нәрсә телисең, шул үтәлә. Ул "чудо" ясый— ди. — Чудо була бит?— дип сорый кызым. — Андый "палочкалар" әкиятләрдә, мультфильмнарда гына була. Безнең теләкләрне үтәүче, бөтен нәрсәне ясаучы Аллаһ Тәгалә. Әгәр кирәк булса ул "чудо-могҗиза" ясый,— дим. Шундыйрак сорауларга җавап эзләп, суга басмаска тырышып, аяк астына карап барганда кызым туктап: — Әни, кара нинди озыыын суалчан! — дип кычкырып җибәрде. Мин дә туктап җиргә якынрак иелдем. Яхшылабрак карасак күлдәвек янында бу озын боргаланган нәрсә суалчан түгел, күгәргән очлы тимер кисәге булып чыкты. Үзе калын, йөзиллеле кадак кебек. Мондый кадалса машина тәгәрмәчен үтәли тишәр дип, алып кырыйдагы рәшәткә төбенә илтеп ташладык. Шуннан ун-унбиш метр үттекме-юкмы бер апа туктатты. Каян килеп чыкканын да күрми калдык. Башына, авылча итеп, зәңгәрсу яулыкны өчпочмаклап бөкләп, ияк астына бәйләгән, аксыллы-зәңгәрсу куртка кигән. Ике кулына ике зур сумка аскан. — Туктагыз әле, бу балага алма бирим әле. Алма яратасыңмы, үскәнем? — дип, сумкасын куеп, ике алма чыгара башлады. Көтмәгәндә урам уртасында белмәгән кеше саф татарча сөйләп, күптәнге танышлар шикелле йомшак итеп дәшкәч, рәхәт тә, сәер дә иде. — Синең абый-апаң бармы? Берсен аңа бирерсең,— ди апа. — Бар, апа да, абый да, энем дә, — дигәч тагын ике алма биреп, — Иии, сөбханАллаһ, күбәү икәнсез, бәхетле булыгыз,— дип теләкләр теләде. Без рәхмәтләр әйткәч: — Бакчадан кайтып киләм, исән-сау йөрегез,— дип китеп тә барды. Башка берни дә сорашып, сөйләшеп тә өлгермәдек. Алмаларны кайсы кесәгә сыйдырыйк дип караган арада, борылсам, каядыр китеп тә югалган. Апабызның кая кергәнен дә күрми калдык. — Менә сиңа могҗиза! — дим кызыма. — Әле генә син юлдан очлы тимер табып, кешеләргә зыяны булмасын дип алып ташладың. Шуның өчен Аллаһ Тәгалә сине тәмле алмалар белән сыйлый. Яхшылыгыңны үзеңә кайтарды дим. Кайтып җиткәч ишектән үк: — Беләсезме, бүген чудо булды!—дип өйдәгеләргә дә ашыга-ашыга сөйләде. Әйтерсең, гади алма түгел. Кибетнекенә ошамаган, сусыл, бакча исе килеп торган чын алмаларны бергә бүлеп ашадык. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтте: "Ул — күкләрнең һәм җирнең Яралтучысы. Бер эшкә карар кылган чакта, Ул: "Бул!" —дип әйтүгә, ул шунда ук бар була."(2:117)
Поздравления в день никаха на татарском языке
Никах – очень важное событие в жизни молодых и их близких. В настоящее время никах проводят либо в мечети, либо в доме невесты. Становится традиционной и такая форма бракосочетания, как никах-свадьба. В любом случае, церемония никаха плавно переходит в красивое традиционное застолье (без спиртного), во время которого гости поздравляют молодых и дарят им подарки. Какими должны быть поздравления в день никаха? Есть ли разница в пожеланиях на дне никаха и свадьбы? Хотя суть поздравлений одинакова, на никахе они отличаются своей сдержанностью . Самым ценными традициями семьи в исламе считаются любовь, взаимопонимание и поддержка друг друга...