sfd
Рәнҗемә миңа, кызым...»Мәдинә АВЗАЛОВА,
Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга. ...Әнә алар иртә таңнан ашыга-ашыга кайсы кая җыена. Әнисе башта әтисен ишеккә кадәр озата бара. «Соңга калам...» – ди кызчык, әнисенең әтисе кочагыннан чыгасы килмичә торуын күреп. Аннан әнисе аны машинасына утыртып мәктәпкә илтә. Көн саен шулай. Тиздән аңа 14 яшь тула. Ә әнисе аны һаман кулыннан ычкындырмый. «Миңа шулай тыныч», – ди. Ял көннәрендә дә алар гел бергә. Йә циркка, йә спектакльләргә баралар...
Гөлчирә Галимова. Кар өстендә аяк эзләре. Беренче өлеш.
Бигрәк тә матур бит безнең туган яклар. Гомеребезне шәһәрдә үткәрсәк тә, олыгая башлагач туган якларыбызга күбрәк кайтасы килә. Мәдинә дә туган якларын сагынып кайтты. Кич вакыт табып, авыл башындагы калкулыкка барып утырды. Яшь чагында да шунда утырып авылны күзәтеп утырырга ярата иде ул. Матур җиргә урнашкан шул аларның авыллары, матур җиргә. Бер ягыннан акрын гына елга ага, икенче ягында җырларда гына җырлана торган куе наратлык, тагын бер читендә Зәңгәр күл. Әйе, әйе зәңгәр күл. Ерактан караганда аның суы зәңгәр булып күренә, шуңа да авылда аны зәңгәр күл дип йөртәләр...