sfd
«Егып салып, буа башлаган». Чаллыда кыз балага һөҗүм итүчегә хөкем карарын үзгәрттеләр
Чаллыда кыз балага һөҗүм иткән һәм буган ир-атка карата хөкем карарын катгыйландырдылар. Баланың анасы йомшак хөкем карарын үзгәрттерүгә ирешкән. Бу турыда «Челнинские известия» шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте. Эш материаллары буенча, 2021 елның 3 августында ГЭС бистәсендәге йортларның берсе янында 16 яшьлек кыз янына таныш булмаган 33 яшьлек ир-ат килә. Ул кыз белән танышмакчы була, кыз баш тарта. Аннары ир-ат кызга һөҗүм итә, җиргә егып сала. Ир-ат кызның муенын буа, үтерергә теләвен әйтә...