ӨЙЛӘНГӘНЧЕ ХАТЫНЫМНЫ ӨЧ КЕНӘ КҮРЕРГӘ ЯРЫЙ
Мөселман кызлары арасында яшьтән кияүгә чыгып, бала үстереп, өйдә генә торучылар байтак. Тәкъва мөслимә шундый булырга тиештер. Мондый адым ясаучы кызларга тәнкыйтьләп тә, жәлләп тә, сынап та карыйлар...
Сагыну
3 часть Түтәсе ни, ахирәтенең улы янында бөтерелеп йөри. – Әйдә утыр, улым, чәй эчеп алырбыз. – Чәйне эчәрбез эчүен, башта сөйләшеп алырга кирәк бит әле, – дигән була егет кеше. Кунак кызына сүз әйтергә чират тимәде әлегә. Туры карарга кыймаса да, эчтәге уйлары йөзенә чыккан: ”зәһәр кыю кылана бит әле, үзенә күрә түгел.” Егет егетлеген итә дигәндәй, тәки сүзне үз ягына бора, кирәген турыдан гына әйтеп сала. – Син, Шәйхулла абзый, олы кеше, син дә, Хөсниҗамал апа, дөнья күргәнсең инде. Аңлап торасыздыр, бик зур эш белән йөрим...