5 лет назад
Кырык сырт романыннан өзек
КЫРЫК СЫРТ (Фәүзия Бәйрәмованың шул исемдәге романыннан өзек. - Казан, 2005.) Ир-атын, хатын-кызын, баласын-картын, татарын-урысын, мулласын-побын барысын бергә җыеп, уртак вагоннарга кертеп тутырдылар... Монда утырырга да, ятарга да урын юк, идәнгә салам җәелгән, кешеләр, төркем-төркем, шуның өстендә ауныйлар иде... Ашарына булган кеше бәхетле, әмма күпләрне төрмәдән генә алып килгәнгә, үзләре белән бер нәрсәләре дә юк... Маһинур абыстайларның бәхетенә, кызлары Сабира китәр алдыннан гына сохарыен, тегесен-монысын китергән иде, өлешләп бүлеп, шуны тоттылар...
2 месяца назад
Кайткан чакта Сарман буйларына
Кайткан чакта Сарман буйларына Яннарыңда мәңге калырга, Кырык эшең ташлап кырык якка, Чыгарсыңмы каршы алырга? Күптән түгел “Туганайлар” газетасы редакциясе хезмәткәрләре Сарман районының искиткеч матур...