Котлы булсын туган көнең
Туган көненә иң матур котлау текстлары
Кадерле кешегезнең, туганыгызның, күршегезнең һәм хезмәттәшегезнең туган көненә иң матур һәм ихлас котлау текстлары бары тик Сезнең өчен, хөрмәтле укучыларыбыз.
Алтын туегыз котлы булсын, әти-әни!
Яңа Бәзәкә авылында яшәүче газиз әти-әниебез, яраткан әби-бабабыз Миңневәсим Зәйнәгый улы һәм Рәйсә Харис кызы Фәрдиевларның гаилә корып бергә яши башлауларына – 50 ел. Иң кадерле, иң газиз, иң яраткан әти-әниебез! Бәйрәмегез котлы булсын. Лаеклы тормыш юлы үтеп, тырыш хезмәт белән яшәп, без – биш балагызга гомер бүләк итеп, хәзер безнең өчен генә түгел, оныкларыгыз өчен дә сөенеп бик бәхетле яшисез. Туган йортыбызда һәрчак әти-әни назы, сезнең җылыгыз, тәмле ризыкларыгыз көтә безне...