1 год назад
🪴 “Хатын-кыз бәхете» гөле 🪴Спатифиллумны “хатын-кыз бәхете» гөле дип атыйлар. 🌿 Ышанулар буенча, аны үстерүче хатын-кыз парын тиз таба. Өйдә низаг, бер-береңне аңламау, гаугалар бар икән, гөл зәгыйфьләнә. 🌿 Спатифиллум талымсыз, шулай да дөрес тәрбияләмәгәндә, чәчәк атудан туктый. Моның берничә сәбәбе бар. 🌿 Гөлне кинәт зур чүлмәккә күчерергә ярамый. Тамырлары чүлмәкне тутырмыйча, ул чәчәк атарга ашыкмаячак. 🌿 Гөл яктылык ярата, әмма аңа туры кояш нурлары төшмәскә тиеш. Үтәли җил дә зыянлы. Тәрәзә, форточканы ачып, бүлмәне җилләтергә яратасыз икән, гөлне аулаграк урынга куегыз. Аңа кондиционер җиле дә тимәскә тиеш. 🌿 Гөл дөрес кышларга тиеш. Кышын батарея янында торган гөлнең чәчәк атуын көтмәгез. Кышын ул +16, +18 градуста ял итә. 🌿 Картайган чәчәкләрен кисеп ташларга курыкмагыз, яңалары бик тиз үсеп чыга һәм гөл яңара.
06:44
1,0×
00:00/06:44
482,5 тыс смотрели · 4 года назад
Архангель районында эчеп руль утырган хатын-кыз тоткарланган
Архангель районында эчеп руль утырган хатын-кыз тоткарланган. Башкортстанда машинасына бала утырткан исерек автоледины тоткарлыйлар. “Архангель районында яшәүче ярдәмендә куркыныч машина йөртүчене туктата алганнар,”— дип хәбәр иткән БР баш автоинспекторы Владимир Севастьянов. Ир – ат үзеннән алда хәрәкәтләнгән машина йөртүченең үз-үзен тотышына борчылып дежур частька мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә ул. Сәер водитель полосада әйләнә-тулгана барган. Дәүләт автоинспекциясе...