1 год назад
Ринат Рахматуллин ирегеннән мәхрүм ителгән: «Әнкәй догалары саклап йөртте. Хәзер ул юк»
Буа шәһәре суды Ринат Рахматуллинны шулай ук 3 ел да 6 айга транспорт чараларын идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән. Җырчы быел җәй уртасында Буа шәһәре хакимияте бинасы каршындагы борылышта авария ясауда гаепләнә. Суд карарында хәбәр ителгәнчә, җырчы гастрольләргә кызы Ландыш исеменә теркәлгән «Лексус» машинасында йөргән. Моңа кадәр ул, исерек килеш рульгә утырганлыктан машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү сәбәпле, юлларга машина йөртүче яллап чыга торган булган. Һәлакәт булган көнне дә Ринат Рахматуллин, машина йөртүче чакыртып, «Лексус»ны автосервиска илтә...
1 год назад
Ринат Рахматуллин: «Ялган сөйләүчеләрне судка бирәм!»
Ринат Рахматуллин «Интертат» хәбәрчесе белән элемтәгә керде. Җырчы әлеге вакытта үзенең чыннан да колония-поселениедә булуын раслады. Ләкин шалтыратуының сәбәбе башка – җырчы элек үзе белән хезмәттәшлек иткән Айдар Кәримовның сүзләренә каршы җавабын әйтте. Айдар Кәримов Ринат Рахматуллин турында: «Быел бер эчеп машина йөртү таныклыгын алдыргач, җитди генә сөйләшкән идек. «Ярар, шау-шу ясап алдың, «20-30 тапкыр авариягә очрап исән калдым» дип, дөнья яңгыраттың. Туктарга вакыт», – дидек аңа команда белән...