3 года назад
Кичер Кичер мине, җаным,зинһар кичер Бергә булу безгә язмаган Янып торган сиңа булган хисләр Йөрәгемдә никтер калмаган Мин синеке түгел, син минеке - Безнең юллар күптән бүленгән Шулай булу бәлки хәерледер Минем күңел сиңа сүрелгән Насыйп ярым булалмадың миңа Юлларыңа, җаным ак җәймә Ә йөрәгем сызлап, елап кала Тирән яра салып күңелемдә " Тормышыңа тагын керәм",- диеп Өметләнмә, булмас ул, җаным Булмый инде, булмый болай түзеп Яраталмам сине ут янып...
3 года назад
Исәннәрнеӊ кадерен бел, үлгәннәрнеӊ каберен бел.
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип, юкка гына әйтмәгәндер халык.Халык тарафыннан әйтелгән бу сүзләр бүгенге көндә исән-сау һәм шулай ук фани дөньяга күчкән әти-әниләребездән, әби-бабайларыбыздан, туганнарыбыздан безгә васыять буларак яӊгырый. Зиратларга барып туганнарыңның, якыннарыңның кабер өсләрен чистартсаң, бу якты дөньяның кадерен күбрәк аңлыйсың, ә изге эшнең савабы күплеген тагы да ныграк тоясың. Зиратлар-исәннәрнең йөзе ул. Һәм без аларны тәртиптә тотарга бурычлы.Якыннарыбызны...