3 года назад
Кайту (1 бүлек)
– Егерме ел элек шушы юлдан машинама утыртып алып киттем. Чәчкә кебек кыз идең... – “Сакал” сигарет алып кабызды. Салонга сасы төтен исе таралды. Кәримә дәшмәде. – Юк итмәдем үзеңне. – Ир, тирән итеп сулыш алды. Тынып торды. – Кызгандым. Миннән исән котылган беренче кеше – син... Кәримә төрткәләгәнгә уянып китте: – Тор, кайтып җиттең!.. Тәненә каты кул тиюдән сискәнеп куйды. Күзләре бәйләүле хатын машинаның арткы утыргычыннан акрын гына гәүдәсен күтәрде. Куллары богаулы. Көнне төнгә ялгаган озын юл арыткан, әлсерәткән. Ышанмады бу хәлгә. Берәр җиргә илтеп калдырыр, дип уйлады. Аңа инде барыбер иде...