sfd
Рифат Зарипов концерты: «Аллаһ» сүзен иң еш кабатлаучы җырчы
Кайбер кешеләр белән бик тиз арада уртак тел табасың, аралашуы да җиңел бирелә. Шаяртуы да урынлы, кирәк чагында җитдилек тә өстәлә. Рифат Зарипов – менә шундыйлардан. Концерт тиз үтеп китте. Җиңел генә. Мин – кечкенә баласын бик сирәк очракта гына калдырып китә торган ана. Минем кебек әниләр турында Рифат та шаяртып алды. Әйе, борчылам мин: еламыймы икән, ашыйсы килми микән, дим. Никтер менә бала еласа да, мин булганда барыбер аңа тынычрак кебек. Игътибар! Рифатның концертында улымның хәлләрен сорап язу яки шалтырату буенча рекорд куйдым...